3 ноябрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия ислам институты белән берлектә җиденче тапкыр "Саматов укулары" төбәк фәнни-гамәли конференциясен уздыра. Конференция Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең конференцияләр залында үткәрелә, башлану вакыты сәгать 9.00 дә.
“Саматов укулары” Габделхак хәзрәтнең мирасын барлау, эшчәнлеген өйрәнү һәм традицион ислам кыйммәтләрен ачу максатыннан оештырыла. Чара кысаларында күркәм дини – милли эшчәнлек алып баруы белән аерылып торган шәхесләргә Г.Саматов исемендәге “Рухи мирас” премиясе тапшырыла. Узган елларда остаз бүләге Вәгыйзь хәзрәт Яруллинга, Җәлил хәзрәт Фазлыевка, Рәфыйк Мөхәммәтшинга, Габделхак хәзрәтнең улы Таһир хәзрәткә, Әлбир хәзрәт Кргановка бирелде. Узган ел Ильяс хәзрәт Җиһаншинга тапшырылды. Быелгы бүләк иясе, иртәгә, ягъни 3 ноябрьдә билгеле булачак.
Әлеге чараны каршылап, ТР МДН, “Хозур” нәшрият йорты мәртәбәле хәзрәткә багышланган җыентык чыгарды. Әлеге җыентыкка узган ел үткәрелгән “Саматов укулары”нда ясалган рухи мирасыбыз турындагы чыгышлар, истәлекләр, фотолар тупланган.
“VI Саматов укулары” җыентыгында Габделхак хәзрәт Саматовның тормыш юлына, аның дини эшчәнлеген яктырткан язмалар аерым урын алып тора. Хәзрәт турында: “Габделхак хәзрәт Саматов 1930 нчы елның 12 октябрендә тугызынчы бала булып дөньяга килә. Хәзрәтнең әти-әнисе бик дини булу сәбәпле, колхозга кермиләр. Шуңа күрә аларны төрле салымнар түләтеп интектерәләр. 1941 ел сугыш башлану белән, әтисен төрмәгә, ике абыйсын фронтка, берсен хезмәт армиясенә алалар. Әтисе инде төрмәдән кире кайтмый. Йортта 11 яшьлек малай хуҗа булып кала. Гаиләдә 60 яшьлек анасы, имчәк бала белән җингисе һәм 15 яшьлек авыру апасы калалар. Габделхак хәзрәт яшьтән бирле дингә тугры калды, пионер-комсомол булмады, колхозга да кермәде, мәчеткә йөрүен дәвам итте. 1951 елда ул армиягә алына. 1954 елда демобилизациядән соң, Казанда шофер булып эшли башлый. Ул вакытта яшерен рәвештә Габделхак Садыйковтан динне өйрәнде, башкаларга да белгәнен өйрәтә килде. Күп тапкырлар үтенечләр биреп, ул 1966–68 елларда Бохарадагы бердәнбер эшләүче «Мир-Гарәп» мәдрәсәсендә укый. 1972 елда аны Пермь өлкәсендәге Каян авылы мәчетенә имам-хатыйб итеп билгелиләр. Әмма өч ай буе пропискага кертмәү сәбәпле, ул кире Казанга кайтырга мәҗбүр була. Җитмешенче елларда Казаныбызда дини тормышны җанландырып җибәрүдә, сүнә килүче Мәрҗани мәчетенә яңа сулыш бирүче дә Габделхак хәзрәт булды”, - диелгән китапта.
Шулай ук хәзрәтләр остазларын зурлап искә алалар.
Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөдире:
- Бүген Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе остазыбыз Габделхак хәзрәт Саматовның якты эзләрен югалтмыйча дәвам итә.
Инде ике дистә ярымга якын вакыт аның аң көче, күңел җылысы кергән мәдрәсәдә остазыбызның тәҗрибәле эшләре дәвам ителә. Монда аннан дәресләр алган мөгаллимнәр эшли, ул керткән гадәт-кагыйдәләр хөкем сөрә, аның китаплары инде дәрес ярдәмлекләре булып та кулланыла.
Ничаклы гомер узган – инде мәдрәсәнең 25 еллык юбилеен билгеләп узарга җыенабыз. Ә мәдрәсә үзе гел шул юнәлештә сакланып кала бирә.
Тормыш кушканча, тарих битләре әйләнә барган саен узганнарның барысын тирәнтен аңлый башлыйсың. Габделхак хәзрәтнең эшләре, истәлекләре, язмалары, вәгазьләре елдан-ел шәкертләребез тарафыннан өйрәнелә бара. Менә аның үзе исән вакытында бергәләп башлап җибәргән һәм дә табигый булып кереп калган гадәтебез ул - «Остазларның кадерен бел, остазларның каберен бел» . Ул, шәкертләрнең тәрбиясенә йогынтысы ясар өчен, остазларның кайда күмелгәнен белү кирәклеге белән дә әһәмиятле. Һәр ел 2 нче май көнендә мөгаллимнәр, шәкертләр, имамнар, татар зыялылары бергәләп Яңа бистә зиратына барып остазларыбызның, хәзрәтләребезнең каберләрен зиярәт кылып дога биреп кайтабыз. Кирәк җирләрен чистартабыз, яшьләргә олуг шәхесләребез турында сөйләп, аларны җылы итеп искә алабыз.
Мәдрәсәбезгә килгән вакытта, икенче катта тарих музее барлыкка килде. Ул беренче чиратта остазыбыз Габделхак хәзрәт Саматов турында сөйләнелә торган басмалар һәм дә үзенең шәхси кулланган китаплары, киемнәре белән баетылды. Бу киләчәк буыннарны гыйбрәт гамәлләр белән тәрбияләү өчен тагын бер урын булды.

Ришат Курамшин, Кукмара мәдрәсәсе мөдире:
- Остазым Габделхак хәзрәт Саматов белән 10 елдан артык аралаша алу мөмкинлеген мин Аллаһның зур бүләге буларак кабул иттем. Әйе, бүген мин горурланып: «Габделхак хәзрәт Саматов минем остазым иде», – дип әйтә алам. Ислам дине асылын, динебездәге шактый күп мәсьәләләрнең нечкәлекләрен җиренә җиткереп, хикмәтле аңлата алганга күрә, мин Габделхак хәзрәтне үземнең рухи остазым дип кабул итәм. Хәер, ул «Мәрҗани» мәчетендә имам вазифаларын башкарган елларда бик күпләр өчен чын рухи остаз булды.
Җомга вәгазьләрен сөйләүдән тыш, кышкы чорда ул, гадәттә ахшам белән ястү намазлары арасында дәрес бирә иде, җәй көннәрендә исә ахшам алдыннан мәчетнең фарыз залында мөнбәргә утырып аңлатмаларын бирә-бирә берәр дини китап укый иде. Инде билгеләп үткәнемчә, мин үз сорауларым белән аның эш бүлмәсенә дә еш керә идем. Без Габделхак хәзрәт белән төрле темаларга сөйләштек. көннәрнең берсендә мин
«Мәрҗани» мәчетенә килеп, Габделхак хәзрәт бүлмәсенә кердем дә, турыдан-туры шундый сорау бирдем:
– Хәзрәт, җыр-музыка, сәнгать, моң кебек нәрсәләргә сез ничек карыйсыз?
Бу бирелгән сорау шәхсән үземә, минем күңел дөньясына кагылганга күрә, җавапны бик зур кызыксыну белән көттем. Соравымны тыңлап бетергәч, Габделхак хәзрәт башын бераз артка янтайтып, күзләрен йомды да, кинәт кенә картларча карлыккан, хәтта бераз дерелдәп торган тавыш белән кинәт кенә җырлап җибәрде:
Ай югары, ай югары, айның юк бит баскычы.
Бер Ходаем, бирсәң иде миңа да тел ачкычы...
Мулла булган кешенең, алай гына да түгел – Баш казыйның шулай тәэсирләнеп җырлаганыннан хәйран калып, шаккатып берсүзсез тып- тын утырам. Габделхак хәзрәт тә уйланып, бераз дәшмичә торгач, нәрсәдер исенә төшергәндәй әйтә:
– Менә шулай, энекәш. Безнең халык җырларының кайберләре йөрәк түреннән чыккан моң-сагыш кына түгел, үзенчәлекле ихласлы дога да әле ул. Сагышка уралып, күңел бәргәләнгәндә, ярдәм эзләп кая барырга белмичә бәгырьләр өзгәләнгән чакта татар кешесе элек үз фикер-теләген моңга төреп Раббысына мөрәҗәгать иткән...
Татар халык җырлары – олы хикмәт хәзинәсе бит ул, – дип салмак кына дәвам итә сүзен Габделхак хәзрәт. Гади сүзләргә караганда, җыр-
шигырь аркылы күбрәк тә аңлатып була әле ул. Менә бу шигъри юлларны генә тыңлап карале син:
Яшьлегеңнең бел кадерен,
Ашыгып өзмә чәчәген.
Янган утларга төшә ул,
Белми ни күрәчәген.
Яшьлегеңнең бел кадерен,
Яшьлек бит ул бер чәчәк.
Сабагыннан өзелеп төшкәч,
Ул бит шунда шиңәчәк...
Әйтергә кирәк, Габделхак хәзрәт шушы шигъри юлларны яттан, беркая карамыйча, тәэсирләнеп укып бирде... Аллаһы Тәгаләнең кануннарын белмәгән, гыйбадәтсез, шөкерсез үткән яшьлекне сабагыннан өзелеп төшкән чәчәк белән чагыштырды бит хәзрәт... Менә кайда икән хикмәт!
Шунысын әйтергә кирәк: нинди сорау бирсәң дә, Габделхак хәзрәт беркайчан да «әйе-юк», «ярый-ярамый» дип җавап бирмәде. Һәр сорауга җентекләп, тормыштан төрле кызыклы мисаллар китереп, хикмәтле итеп җавап бирә иде ул. Габделхак Саматов – ул чын халыкчан Хәзрәт иде. Ул шәригатьне дә олылады, аны төгәл үтәргә тырышты, шул ук вакытта үз милләтен, халкыбызның гореф-гадәтләрен, аның рухиятын, мәдәниятен, үзенчәлекләрен дә хөрмәт итте, менә шуңа күрә халык та Габделхак хәзрәтне бик яратты һәм ихтирам итте.
Айзирәк Гәрәева, ТР МДН Матбугат хезмәте




