Кайбычта ”Гыйбадәте исламия” китабы викторинасы үткәрелде
09 ноябрь 2016 ел 10:13
Үткән ялларда Олы Кайбыч авылы үзәк мәчетендә мәхәлләләрдә укып йөрүче балалар өчен ”Гыйбадәте исламия” китабы буенча конкурс оештырылды. Балаларга Татарстан диния нәзарәтеннән җибәрелгән сорауларга нигезләнеп, тест рәвешендә 50 дән артык сорау язылган билетлар бирелде. Әлеге ярышта җиңүче булып танылган 3 кыз һәм 3 егет 27 ноябрь көнне Буа шәһәренә барып казыят ярышында катнашачаклар.
Соңгы яңалыклар
21 июль 2025 ел 14:45
20 июль 2025 ел 11:44
20 июль 2025 ел 10:33
19 июль 2025 ел 17:55