Чаллыда узган Коръән укучылар бәйгесенең төбәк этабында Түбән Кама, Тукай, Чаллы мөселманнары катнашты.
Коръәнне теләсә кайсы битеннән матур, дөрес итеп укуда һәм Изге Китапны тулысынча яттан белүдә ярыштылар.
Шуны әйтергә кирәк, Түбән Кама кызлары иң алдынгы урыннарны яуладылар.
Илсөяр Гафиатуллинна – беренче, Фатыйма Әүхәдиева – икенче, Эльмира Вафина – өченче урында.
Ир-атлар арасында исә, өченче урынга, шулай ук Түбән Камадан Хәлил Хәбибрахманов лаек дип табылды.




