Казан шәһәренең “Әл-Мәрҗәни” Җәмигъ мәчетендә балаларның Әхмәтһади Максудиның «Гыйбадәте исламия» исемле китабының эчтәлеген белүләрен тикшерү максатыннан викторина узды. Әлеге чара махсус нәзарәт тарафыннан үткәрелүче Әбү Хәнифә мәзһәбе елы кысаларында оештырылган иде. Республика викторинасының район турында катнашучыларны Казанның имам-мөхтәсибе, Әл-Мәрҗәни мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин сәламләде. Мансур хәзрәт яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү, ислам нигезләре белемнәрен арттыру максатыннан уздырылган викторинаның мөһимлеге турында ассызыклап узды.
Викторина Казан ислам көллияте шәкертенең Коръән сүрәләрен укуы белән башланып китте.
Викторинада Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мәчетләренә йөрүче 10-15 яшьтәгечә малайлар һәм кызлар катнашты. Викторина сораулары катлаулылыгы буенча 3 төркемгә бүленгән һәм язмача 30 сораудан торган тестлардан гыйбарәт иде. Егетләр һәм кызлар арасында түбәндәге урыннар билгеләнде:
1урын – Бегишев Азиз (Әл-Мәрҗәни мәчете);
2урын – Соцков Тимур (Гадел мәчете);
3 урын – Гыйлметдинов Илшат (Гадел мәчете).
1урын – Хисмәтуллина Азалия (Апанай мәчете);
2 урын – Соцкова Талия (Гадел мәчете);
3 урын – Ягәфәрова Айсылу (Гадел мәчете).
Җиңү яулаган егет-кызларга диплом һәм истәлекле бүләкләрне Әл-Мәрҗәни мәчете имамы Рамил хәзрәт Мингәрәев һәм ТРМДН дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров тапшырды.
Район турында җиңеп чыккан катнашучылар бәйгенең төбәк турында катнашу хокукына ия булдылар. Төбәк туры Татарстан казыятьләрендә 2016 елның ноябрь ае азагында үткерәләчәк. Ә инде декабрь аенда викторинаның Республика туры узачак.
Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтенең матбугат үзәге




