Мини-футбол буенча турнир башланды

22 ноябрь 2016 ел 09:42
Мини-футбол буенча турнир башланды

21 ноябрь көнне Казан шәһәренең мөселман яшьләре спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча турнир башланды. Спорт чарасы 14:00 сәгатьтә “Трудовые резервы” спорт залында узды. Ярышта катнашырга  Казан шәһәренең дини оешмаларыннан һәм уку йортларыннан 17 команда гариза биргән иде. Шобага салу ысулы белән командаларнын көндәшләре билгеләнде. Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте командасы  “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе командасын 3:2 исәбе белән җиңеп турнирның киләсе этабына чыкты. Ярышның финал уеннары 22 ноябрь көнне “Трудовые резервы” спорт залында узачак.

Мөселман яшьләре спартакиадасын оештыручылар булып Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты, Физик культура һәм спорт комитеты тора.

Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтенең матбугат үзәге

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы