Казанның Гаилә мәчетендә эшләп килүче "Тәрбияле бала" балалар бакчасында Әниләр көненә багышланган чара булды. Балалар өйрәнгән сүрәләрен укып күрсәттеләр, татар, рус, гарәп, инглиз телләрендә чыгыш ясадылар. Әниләр бик канәгать, без көткәннән дә күбрәк өйрәткәнсез, дип куаныштылар.