3 декабрь көнне Алабуга мөхтәсибәте Әҗмәл мәчетендә азан әйтү буенча бәйге оештырды. Чараның төп максаты булып шәһәр мәчетләрендә азан әйтүче мөәзиннәрнең хаталарын төзәтеп, азанның сыйфатын яхшырту иде. Хөкемдарлар булып шәһәребез мәчетләре имамнары һәм мөгаллимнәре торды. Алар катнашучыларны тәҗвид, мәкам һәм әдәб буенча бәяләделәр. 45 мөәзин өч төркемгә бүленде: балалар, яшьләр һәм аксакаллар. Бәйге тәмамлану белән барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Оештыручылар бу чараны даими үткәрү һәм киләчәктә иң әйбәт мөәзиннәргә сертификатлар тапшыру турында килештеләр.
Алабугада азан әйтү буенча имтихан булды
05 декабрь 2016 ел 14:38
Соңгы яңалыклар
Мөфти II Бөтенроссия мәгариф симпозиумына чит илләрдән килүчеләр белән очрашты
23 октябрь 2025 ел 16:22
Мөфти мәгариф симпозиумында: “Яңа Мәрҗаниләр һәм Барудилар чыксын өчен, шәкертләрне инкыйлабка кадәрге татар мәдрәсәләре программалары һәм дәреслекләре буенча укытырга кирәк”
23 октябрь 2025 ел 15:00
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


