5 декабрьдә Буа ветеринария техникумы спорт залында район дин әһелләренең беренче волейбол турниры тәмамланды.
Буа мөселманнары атнага ике тапкыр бирегә җыелып, бик теләп волейбол уйнадылар, шунда үзләренә ял таптылар.
Дүрт ай буе барган турнирга нәтиҗәләр ясалды. Буа имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов мөхтәсибәт исеменнән катнашучыларга грамоталар тапшырды.
1 урын - “Тәкъва” мәчете мәхәлләсе,
2 урын - “Госман” мәчете мәхәлләсе,
3 урын - “Әниләр” мәчете мәхәлләсе.
Беренче урын – кубок белән бүләкләнде.
Буа мөхтәсибәте Ветеринария техникумына спортзалда уйнау мөмкинлеген биргән өчен рәхмәт белдерә.





