Бүген Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Аксакаллар шурасы рәисе айрат хәзрәт Әюпов Аксубай районына сәфәр кылды. Биредә алар район хакимияте башлыгы Камил Гилманов белән очраштылар. Очрашуда шулай ук район имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров катнашты.
Аннары дин әһелләре мәдәният йортында оештырылган мәүлид бәйрәмендә булдылар.




