Азнакай мөхтәсибәте мәчетләре дә Мәүлид чараларыннан читтә калмады. Беренче Мәүлид кичәсе Ак мәчеттә 9 декабрь көнне узды һәм бу эстафетаны авыл мәчетләре дәвам итте.12 декабрьдә исә Азнакай нуры мәчетендә хакимият вәкилләре катнашында бик матур бәйрәм кичәсе гөрләде.
Кичәне сәламләү сүзләре белән Азакай районы мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин ачып җибәрде. Бәйрәмгә җыелган халыкны Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Айдар Шамсутдинов та тәбрикләде.
Ир-атлар тәкбир әйтеп, Коръән укып бәйрәмне дәвам иттеләр. Апаларыбыз исә халкыбызга хас моң белән бик матур итеп салаватлар әйттеләр, мөнәҗәтләр җырладылар.
Мәүлид кичәләре пәйгамбәребез Мөхәммәд сәләллаһу галәйхи вәссәләмне искә алып, аның күркәм холкы, изге гамәлләре турында бәян итүче, халкыбызның матур гореф-гадәтләрен искә төшерүче чара булып, еллар буе милләтебезне яктылыкка илтүче матур традиция булып саклана.
Азнакай мөхтәсибәте мәчетләрендә Мәүлид кичәләре гөрли
13 декабрь 2016 ел 11:06
Соңгы яңалыклар
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге һәм кичке бүлекләрне тәмамлаучы 135 кеше диплом алды
07 июнь 2024 ел 15:59
Нәзарәттә Илкүләм дәүләти булмаган пенсия фондының яңа ислам финанс продукты хупланды
06 июнь 2024 ел 13:50
Республикакүләм ифтарны оештыручылар Нәзарәттә аның үсеше турында фикер алышты
05 июнь 2024 ел 16:58
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы

