10 декабрь көнне Балык Бистәсе районың Күгәрчен авылында Мәүлид кичәсе булып узды. Кичәдә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Мансур улы Садыйков, район мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов, үзәк мәчет имам-хатыйбы Габделәхәт хәзрәт Бәдретдинов, Яңа Арыш авылы мәктәп директоры Дамир Набиуллин катнашты. Бәйрәмне Күгәрчен авылы укучылары Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ мөнәҗәтләр, шигырьләр әйтеп ачып җибәрделәр. Аннан соң сүз Рамазан хәзрәткә бирелде. Ул Пәйгамбәребезнең ﷺ тормыш юлы хакында вәгазь сөйләде. Ә үзәк мәчет имам-хатыйбы Мөхәммәдгә ﷺ атап әйтелгән салаватның әһәмиятен аңлатып үтте. Мәүлид кичәсе Мәхрүбикә абыстай әзерләгән сый-нигьмәтләргә бай табын артында тәмамланды.
Күргәрчен авылында Мәүлид кичәсе уздырдылар
15 декабрь 2016 ел 09:44
Соңгы яңалыклар
2024 елда “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга 48,6 млн. сумлык хәйрия ярдәме күрсәтте
14 гыйнвар 2025 ел 09:11
Мөфти РФ прокуратурасы оешуга 303 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты
13 гыйнвар 2025 ел 15:51
2024 елда Татарстан мөфтияте махсус хәрби операция зонасына сугышчыларга 6 гуманитар йөк илтте
13 гыйнвар 2025 ел 09:08
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы

