14 декабрьдә Чүпрәленең җәмигъ мәчетендә мәүлед кичәсе булып узды. Мәҗлесне Чүпрәле имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов ачып җибәрде. Ул барчасын мәүлед ае белән тәбрик итте. Мәүлед табынында Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Буа “Хаҗилар” мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов та катнашты. Илмир хәзрәт Хәсәнов җәмәгатьне мөбәрәк ай белән котлады. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.нең иң күркәм шәхес икәнлеген аңлатты. Фәһим хәзрәт динебез - иң камил дин икәнен бәян итте. Мәчет имамы Гомәр хәзрәт Рәкыйпов барча кунакларга үзенең исеменнән рәхмәтләрен җиткерде.
Чүпрәледә Пәйгамбәребезне зурладылар
15 декабрь 2016 ел 10:57
Соңгы яңалыклар
КИУның Коръән хафизлар әзерләү үзәге шәкертләре “Төхфәтел-әтфәл” һәм “Мүкаддимә әл-Җәзария”гә иҗазәтләр алды
18 июнь 2025 ел 11:48
“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаучыларга дипломнар тапшырдылар
16 июнь 2025 ел 17:35
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


