14 декабрьдә Чүпрәленең җәмигъ мәчетендә мәүлед кичәсе булып узды. Мәҗлесне Чүпрәле имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов ачып җибәрде. Ул барчасын мәүлед ае белән тәбрик итте. Мәүлед табынында Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Буа “Хаҗилар” мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов та катнашты. Илмир хәзрәт Хәсәнов җәмәгатьне мөбәрәк ай белән котлады. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.нең иң күркәм шәхес икәнлеген аңлатты. Фәһим хәзрәт динебез - иң камил дин икәнен бәян итте. Мәчет имамы Гомәр хәзрәт Рәкыйпов барча кунакларга үзенең исеменнән рәхмәтләрен җиткерде.
Чүпрәледә Пәйгамбәребезне зурладылар
15 декабрь 2016 ел 10:57
Соңгы яңалыклар
Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате
16 июнь 2024 ел 03:00
«ТНВ-Татарстан» Әлмәттәге яңартылган мәчеттән Корбан бәйрәме уңаеннан бәйрәм намазын турыдан-туры күрсәтә
16 июнь 2024 ел 02:45
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


