28 декабрьдә Буа мөхтәсибәтенең Кыр энәле авылы мәчетендә Мәүлид ае уңаеннан вәгазь кичәсе булды. Авылның имамы Расыйх хәзрәт килгән кунакларны сәламләп Мәүлид белән котлады һәм халыкка һәрдаим ярдәм итеп торганнары өчен рәхмәт җиткерде. Фәнис хәзрәт Гайнатуллин исә мәчетләр каршындагы курсаларда уку-укыту эшенә бәйле мәсьәләләрне аңлатып үтте һәм дини гыйлем алырга чакырды. Буа шәһәренең Хаҗилар мәчетенең 2нче имамы Шамил хәзрәт Пәйгамбәребезнең әхлагын җиткерде, авыл яшьләренә ислам диненең кыйммәтен аңлатып үтте. Чарага килгән авыл халкының сорауларына җаваплар бирелде. Шул ук көнне ошбу чара Бигүти авылында да булып узды. Кичәдә Буа мөхтәсибәте вәкилләре катнашты.
Буа мөхтәсибәтендә Мәүлид ае уңаеннан вәгазь кичәләре үтә
29 декабрь 2016 ел 09:39
Соңгы яңалыклар
Лениногорск мөхтәсибәтендә мөселман яшьләре арасында өстәл теннисы буенча ярышлар уза
11 ноябрь 2025 ел 15:10
Казанда Әниләр көне уңаеннан “Җәннәт – әниләрнең аяк астында” дип исемләнгән җыелыш узачак
11 ноябрь 2025 ел 10:26
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы




