29 декабрьдә Буа мөхтәсибәтенең Хаҗилар мәчетендә имамнар җыелышы булды. Җыелыш Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Даутов Сәлим Фәһимович, Буа имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов һәм имамнар катнашуында үтте. Сәлим әфәнде имамнарны районда булган кайбер вакыйгалар белән таныштырды, Буа районында имамнарның абруе зур икәнлеген әйтеп үтте. Җыелышта имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәнов имамнарга 2016 елга хисап тотты. Үткән чараларның никадәр әһәмиятле булуы турында сөйләде. Декабрь аенда булып үткән гомер бәйрәмнәре белән котлап, мөхтәсибәт исеменнән бүләкләр, рәхмәт хатлары тапшырды. Мөхтәсибәт каршында оешкан аксакаллар рәисе Кадим хәзрәт Мөбәрәкшин имамнарны 2016 елда эшләгән эшләре белән һәм 2017 елга эш планы белән таныштырды. Мөхтәсибәттә эшләгән бүлек мөдирләре үзләренең бүлекләре буенча имамнар каршында хисап тотты. Хәзрәтләр яңа айга намаз вакыты, мөхтәсибәт тарафыннан әзерләнгән бер елга Буа шәһәре мәчетләре төшкән календарь һәм “Шура” альманахының 15 санын алып мәхәлләренә таралдылар.
Буа имамнары җыелышы
30 декабрь 2016 ел 12:42
Соңгы яңалыклар
Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды Корбан бәйрәме көннәрендә 500 аз керемле гаиләне корбан ите белән тәэмин итәчәк
07 июнь 2025 ел 12:41
Корбан бәйрәме паркларда һәм стадионнарда: Татарстан шәһәрләрендә һәм авылларда гаетне шәһәркүләм бәйрәмнәр дәвам итә
06 июнь 2025 ел 17:06
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы



