Яңа ел каникуллары көннәрендә Саба җәмигъ мәчетендә мөгаллимә Затия Галимҗанова җитәкчелегендә балалар өчен Мәүлид бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә катнашучылар Пәйгамәребезнең ﷺ тормыш юлы турында сөйләделәр, салаватлар әйттеләр, Коръән сүрәләре укыдылар.Әбиләр исә мөнәҗәт көйләп, күңелнең иң нечкә кылларын да кузгалттылар. Ахырдан һәр балага күчтәнәч пакеты таратылды. Һәркем бу изге чарадан рухи канәгатьлек белән кайтып китте.
Сабада Пәйгамбәребезне зурладылар
12 гыйнвар 2017 ел 10:27
Соңгы яңалыклар
Нәзарәт тарафыннан яңа ислам финанс продуктлары – Ак Барс Банкының хисап-касса хезмәте һәм корпоратив картасы хупланды
21 февраль 2024 ел 09:50
Нәзарәт яңартылган «Казан басмасы»ның бер өлешен Татарстан колонияләренә тапшырды
21 февраль 2024 ел 08:10
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


