Яңа ел каникуллары көннәрендә Саба җәмигъ мәчетендә мөгаллимә Затия Галимҗанова җитәкчелегендә балалар өчен Мәүлид бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә катнашучылар Пәйгамәребезнең ﷺ тормыш юлы турында сөйләделәр, салаватлар әйттеләр, Коръән сүрәләре укыдылар.Әбиләр исә мөнәҗәт көйләп, күңелнең иң нечкә кылларын да кузгалттылар. Ахырдан һәр балага күчтәнәч пакеты таратылды. Һәркем бу изге чарадан рухи канәгатьлек белән кайтып китте.
Сабада Пәйгамбәребезне зурладылар
12 гыйнвар 2017 ел 10:27
Соңгы яңалыклар
Нәзарәт МХО сугышчыларына тәгәрмәчле мәчеткә акча җыю өчен «Каһарман» акциясен игълан итә
27 гыйнвар 2025 ел 09:10
Рамазан алдыннан Нәзарәткә “Ислам. Беренче адымнар” мәктәбендә укырга 250 гә якын кеше килде
25 гыйнвар 2025 ел 11:45
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


