Саба җәмигъ мәчетендә республика мөселман яшьләренең «Яшьләр дулкыны» дип исемләнгән чарасы уздырылды. Анда Яшел Үзән, Кама Тамагы, Арча, Кукмара районыннан, Казан шәһәреннән дөньяви һәм дини уку йортларында белем алучы кызлар һәм егетләр катнашты. Яшьләр белән Саба мәчетендә интеллектуаль уен үткәрелде, ял программасында шулай ук кышкы һавада чаңгыда йөрү, Лесхозның боз сараенда тимераякта шуу, Иләбәр авылы мәчете биләмәсендә балалар өчен дини викторина үткәрү кебек чаралар бар иде. Кыскасы, кунакларыбыз Саба җирлегендә яшьтәшләре белән аралаштылар, иң мөһиме мөселман яшьләрен ничек туплау, изге гамәлләргә җәлеп итү буенча фикер алыштылар, киләчәккә матур максатлар билгеләделәр.
Сабада мөселман яшьләре очрашты
12 гыйнвар 2017 ел 11:15
Соңгы яңалыклар
Р.Миңнеханов Бәхрәйн Корольлегенең Ислам эшләре буенча Югары Шурасы Рәисе Шәех Абдулрахмән бин Мөхәммәд бин Рәшед әл Хәлифә белән очрашты
19 ноябрь 2025 ел 17:20
Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Рәисенең Баш мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин белән очрашуында катнашты
19 ноябрь 2025 ел 15:32
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


