Буа мөхтәсибәте вәкилләре атна саен бер авылга дини вәгазь белән йөрүне гамәлгә кертте. Кичә ошбу чара Норлат авылында булды. Сүзне беренчеләрдән булып “Хаҗилар” мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов алды. Ул норлатлыларга ислам төшенчәсен бәйнә-бәйнә аңлытып бирде. Фәнис хәзрәт Гайнатуллин мәчетләр каршында уку-укыту белән бәйле мәсьәләләргә төшендерде, авыл халкына дини гыйлемгә омтылырга кирәк икәнлеген ассызыклады. “Хаҗилар” мәчетенең икенче имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин вакыт турында вәгазь сөйләде. Чара авыл имамы Равил хәзрәт Мифтахов авылдашларына биргән киңәшләре белән тәмамланды.
Норлат авылында вәгазь кичәсе
19 гыйнвар 2017 ел 10:42
Соңгы яңалыклар
Нәзарәттә шәех Мәэмүн әр-Рави катнашында Коръәннең кулъязма Мүсхәфен әзерләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды
23 август 2024 ел 10:49
«Зәкят» хәйрия фондында ир балалар өчен рухи-мәгърифәтчелек курслары тәмамланды
22 август 2024 ел 11:41
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


