Имам кадетлар белән очрашты
30 гыйнвар 2017 ел 09:54
27 гыйнвар көнне Кызыл Байрак авылы имамы Тимур хәзрәт Ибраһимов үзенең улы Габдулла белән "Казан кадет мәктәп - интернаты" кадетлары белән очрашуда катнашты. Габдулла Ибраһимов- Краснодар югары хәрби авиация училищесының 1 курс курсанты. Тимур хәзрәт үзенең чыгышында хезмәт итү дәверендә һәм Әфган сугышында булган вакыйгаларны искә төшереп сөйләде, ә Габдулла хәрби училищега кабул итү шартлары белән таныштырды, кадетларны кызыксындырган күп сорауларга җавап бирде. Чарада катнашучылар мәктәп музеенда да булдылар.
Соңгы яңалыклар
23 июль 2025 ел 16:06
22 июль 2025 ел 10:11
21 июль 2025 ел 17:41
21 июль 2025 ел 15:49