Яр Чаллы шәһәренең "Ак мәчет" мәдрәсәсендә Тукай һәм Минзәлә районы остабикәләре өчен белем күтәрү курслары булып үтте. Курсларда 35 кеше үзләренең белем дәрәҗәләрен арттыруга иреште. Остабикәләр арасында 20 яшьтән 85 яшькәчә булган ханымнар бар иде, дип хәбәр итә Минзәлә мөхтәсибәте.