Якшәмбе мәктәбе укучылары арасында азан бәйгесе үтте
23 февраль 2017 ел 19:03
Чаллы шәһәренең “Нур-Ихлас” мәчетендә якшәмбе дәресләренә йөрүче балалар арасында 19 февральдә азан әйтү бәйгесе узды. Беренче урынны 8 яшьлек Самат Галимуллин яулады. Аңа Коръән бүләк ителде. Икенче һәм өченче урыннарга бертуганнар - 9 яшьлек Данил һәм 6 яшьлек Данис Киселевлар лаек булдылар. Аларга намазлык һәм дини эчтәлектә бизәлгән кружка тапшырылды. Калган катнашучыларга исле майлар, ручкалар, китапчыклар таратылды.
Соңгы яңалыклар
14 апрель 2025 ел 10:39
11 апрель 2025 ел 15:07
11 апрель 2025 ел 14:55
10 апрель 2025 ел 16:13