Буа мәдрәсәсе шәкертләре Казанның тарихи мәчетләре белән танышты
04 май 2017 ел 14:25
Бу көннәрдә Буа мәдрәсәсенең 50 шәкерте Казанга экскурсиягә килде. Мәдрәсә директоры Рәшит хәзрәт Маликов җитәкчелеген төркем шәһәрнең Ярдәм, Казан нуры, Мәрҗәни, Кол Шәриф, Галиев мәчетләрендә булды. Мәчет-мәдрәсәләрнең тарихы белән танышты һәм аларда хезмәт куючы хәзрәтләр белән аралашты. Форсаттан файдаланып, мәдрәсә делегациясе "Госмания" урта белем бирү мәктәбендә дә булды.
Соңгы яңалыклар
27 февраль 2025 ел 08:52
26 февраль 2025 ел 13:37
26 февраль 2025 ел 11:59
26 февраль 2025 ел 08:00