Чаллы шәһәрендә Рамазан ае зур активлык белән башланып китте һәм шулай дәвам итә. Ошбу хакта шәһәр имам-хатыйбы Әлфәс хәзрәт Гайфуллин болай ди: “Аллаһыга шөкер, Рамазан ае зур активлык белән башланып китте. Көннәр озын булса да, үткән еллар белән чагыштырганда ураза тотучылар санының артуы күренә. Салкынча һава торуы да ураза тотучыларга уңайлылык тудыра, моны безгә Аллаһның бер рәхмәте дип кабул итәргә кирәк. Бик күп кешеләр – учреждениеләрдә, җитештерүдә эшләүчеләр, яшьләр, укучылар ураза тоталар. Мәчетләребездә тәрәвих намазларына йөрүчеләр күп. Картлар бик үк йөри алмаса да, яшьләребез бик актив. Дүрт мәчеттә тәрәвих намазларында Коръән хәтем кылына. Калган мәчетләребездә дә мәхәллә халкы аерым бер билгеләнгән вакытта җыелып көн саен бер җүз Коръән укыйлар. Беренче көннәрдән мәчетләребездә ифтар мәҗлесләре бара. Көн саен “Күңел” радиосы аша халыкны вәгазьлибез.”
Чаллыда ураза ничек үтә?
30 май 2017 ел 15:10
Соңгы яңалыклар
Нәзарәт МХО сугышчыларына тәгәрмәчле мәчеткә акча җыю өчен «Каһарман» акциясен игълан итә
27 гыйнвар 2025 ел 09:10
Рамазан алдыннан Нәзарәткә “Ислам. Беренче адымнар” мәктәбендә укырга 250 гә якын кеше килде
25 гыйнвар 2025 ел 11:45
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


