4 июльдән Буа мөхтәсибәтенең “Госман” мәчетендә хаҗ дәресләре башлана. Аларны Буа районы имам-мөхтәсибе, "ТР МДН Хаҗ" төркемендә җитәкче булучы Илмир хәзрәт Хәсәнов алып барачак. Дәресләрдә булачак хаҗиларга ничек дөрес итеп хаҗ гамәлләрен үтәргә кирәклеге хакында сөйлиячәкләр, кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәкләр. Дәресләр якынча бер ай дәвамында барыр дип көтелә. Буа районыннан быел хаҗ сәфәренә 20 кеше юл тотачак.
Буада хаҗ дәресләре башлана
03 июль 2017 ел 11:30
Соңгы яңалыклар
«Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елын игълан итәргә тәкъдим итәм»: Нәзарәт Пленумында 2023 елга нәтиҗәләр ясалды һәм 2024 елга бурычлар куелды
21 декабрь 2023 ел 16:00
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы



