Кичә Югары Ослан мөхтәсибәте Диния нәзәрәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге белән берлектә Рәсүлебез (с.г.в.) нәселеннән булган шәех Габдерәхим Лакрим белән очрашу үткәрде. Шәех үзенең чыгышында ислам диненә чакыру, дингә өндәү ысуллары турында сөйләде, күпсанлы сорауларга җавап бирде. Очрашуда район мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин, имамнар, мәчет картлары, мәчетләр каршындагы курсларга йөрүче мөслимәләр, укучы балалар катнашты. Чара мөхтәсибәт тарафыннан мөселман кафесында оештырылган төшке аш белән төгәлләнде.
Марокко шәехе Югары Ослан мөхтәсибәте мөселманнары белән очрашты
24 июль 2017 ел 10:30
Соңгы яңалыклар
Нәзарәтнең "Зәкят" хәйрия фонды Оренбург өлкәсендә су басудан зыян күргәннәргә акчалата ярдәм җыюны игълан итте
16 апрель 2024 ел 11:23
"Рамазан – изге гамәлләр ае" марафоны тәмам: Татарстанда 3000 нән артык кешегә ярдәм күрсәтелде
15 апрель 2024 ел 13:34
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


