Әлмәттә булачак хаҗиларны олы сәфәргә әзерлиләр
27 июль 2017 ел 13:28
Әлмәт шәһәренең үзәк мәчетендә атна саен булачак хаҗилар өчен махсус дәресләр үткәрелә. Быел республиканың нефть каласыннан 20дән артык кеше "ДУМ РТ Хаҗ" рәсми оператор программалары буенча хаҗга барырга исәпли. Әлмәтлеләргә бу нисбәттән район имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Биккинин хаҗ сәфәре вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре һәм сөйләм гарәп теле нигезләрен аңлата. Хаҗилар Мәккәгә 15 августта юл алачаклар.
Соңгы яңалыклар
01 ноябрь 2023 ел 17:30
01 ноябрь 2023 ел 17:23
31 октябрь 2023 ел 14:36
31 октябрь 2023 ел 10:36