"Darul-Kutub" электрон китапханәнең сирәк китаплар коллекциясе тулыланды. Илфат һәм Миләүшә Гайнетдиновлар иске китаплардан торган шәхси дини архивын "Хозур" нәшрият йортына тапшырды. Бабаларының әманәте белән гаилә 3 тартмага тупланган Ислам буенча сирәк һәм уникаль китаплар китерә. Васыятьтә аларга "Китапларны сатмагыз - алай байый алмассыз. Китапларны укып, белем алыгыз. Яки башкаларга тапшырыгыз" диелгән. Нәшрият йорты китапларның исемлеген төзүгә кереште: алар арасында тәфсирләр, пәйгамбәрләр тарихы турында хезмәтләр, тәҗвид, каләм буенча дәреслекләр барлыгы билгеле. Җыелманың йөзек кашы булып XIX гасырга караган кулъязма Коръән китабы тора. Коллекция электрон форматка күчереләчәк һәм darul-kutub.com порталында һәр теләгән кеше файдалансын өчен урын алачак.
"Хозур" нәшрият йорты һәм darul-kutub.com электрон китапханә порталы гарәп, иске татар, фарсы телендәге борынгы китапларга ия булганнарга мөрәҗәгать белән чыга: Әгәр дә милли мирасыбызның күп гасырлар дәвамында саклануын теләсәгез, мондый китапларны "Хозур" нәшрият йортына тапшырыгыз. Биредә аларга икенче тормыш өреләчәк.
"Darul-Kutub"ка сирәк иске китаплар архивы тапшырылды.
01 август 2017 ел 16:47
Соңгы яңалыклар
Мөфти Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы съездында катнашты
19 декабрь 2023 ел 14:38
Дөньякүләм танылган дин галиме Татарстан мөфтиенә һәм Казанның башка шәригать белгечләренә иҗазәтләр тапшырды
19 декабрь 2023 ел 09:24
Казанда “Әхмәдзәки” мәчетендә – кызлар, “Рауза” мәчетендә – малайлар арасында Коръән бәйгеләре үтте
18 декабрь 2023 ел 12:04
Нәзарәттә “Хашият ибн Габидин” хезмәте буенча шәех Фарфурның лекцияләре уза
16 декабрь 2023 ел 17:04
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы



