Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин халыкны кабул итте. Очрашулар барышында аны мөселман фестивалендә күрсәтеләчәк фильм һәм көзгегә төшерелгән шамаил белән таныштырдылар.
Бөгелмәдәге "Бриноли" пыяла заводы генераль директоры Руслан Шәрипов Камил хәзрәткә үзләрендә җитештерелә башлаган шамаилләрне тәкъдир итте. Руслан сүзләренчә, алар моңа кадәр кулланылмаган технологияләрдән файдаланалар һәм хәзер якын көнчыгыш илләре базарына чыгу өстендә эшлиләр. Сөйләшү барышында ул мөфти белән көзгегә төшерелгән шамаилләрнең шәригать кануннарына туры килү-килмәве хакында фикерләште, Камил хәзрәтнең хәер-фатихасын алды. Форсаттан файдаланып нәзарәткә дә берничә шамаилне бүләк итте.
Бүген шулай ук очрашуга кинорежиссер, сценарист Ринат Хәбибуллин да килде. Ул мөфти хәзрәтләренә "Велохаҗ. Гадәти булмаган сәяхәт" дигән документаль фильм хакында сөйләде. Әлеге фильм XIII Казан мөселман киносы фестивале кысаларында күрсәтеләчәк. Һәр ике очрашу да нәтиҗәле үтте. Камил хәзрәт килүчеләргә үзенең киңәшләрен бирде.




