Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин "Рухи ефәк юл: Иҗат. Берләшү" конференциясе һәм Болгар ислам академиясе ачылышы чарасы турында сөйләде. "Конференция Корбан бәйрәмен йомгаклау булып тора һәм бик күп кунакларны кабул итәчәкбез. Безнең өчен тарихи ефәк юлның рухи ягы әһәмиятле. 4нче сентябрь көнне Болгар ислам академиясен ачачакбыз. СНГ, чит илләрдән бик күп кунаклар киләчәк. Ул илебезнең дини мәгариф системасы өчен яңа бер күренеш. Әлеге яңа типтагы уку йорты магистрлар һәм фән докторлары әзерлиячәк. Академиягә укырга керү өчен югары белемгә ия булу һәм гарәп телен белү шарт", - дип сөйләде Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин видеокүпер барышында.
Болгар ислам академиясе ачылышына зур кунаклар көтелә
31 август 2017 ел 12:05
Соңгы яңалыклар
Изге Болгар җыенында Гаилә елы уңаеннан тәүге тапкыр гаиләле парлар арасында хаҗга 6 юллама уйнатылды
19 май 2024 ел 16:07
Мөфти – Татар дин әһелләре форумында: “Россиядә исламны татарлар үстерә, диярлек булсын!”
18 май 2024 ел 14:12
Нәзарәттә Мәзһәбләрне якынайту буенча бөтендөнья оешмасы Генераль секретаре булды
17 май 2024 ел 19:29
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы

