II Халыкара фәнни-дини конференциясенең резолюциясе кабул ителде
06 сентябрь 2017 ел 11:27
II “Рухи ефәк юл. Иҗат. Берләшү” Халыкара фәнни-дини конференциясенең резолюциясе кабул ителде. Әлеге чарада диния нәзарәтләре һәм Россия, Кытай, Урта Азия илләренең рәсми ведомстволары катнашкан иде. Уртак эшчәнлекнең максаты – хәзерге заман мәсьәләләренә карата уртак фикер булдыру, террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору буенча тәҗрибә алмашу, әлеге күренешләргә мөселман мохитендә профилактик методларны гамәли яктан камилләштерү, яшьләрне традицион толерантлык, татулык, бер-береңне аңлау, исламда урталыкны тоту һәм башка кыйммәтләр рухында тәрбияләү буенча эш алып бару.
Соңгы яңалыклар
02 июль 2025 ел 11:08
01 июль 2025 ел 14:39
30 июнь 2025 ел 16:38
30 июнь 2025 ел 11:49