Бүген Чаллы мәчетләрендә җомга намазында экстремизмга һәм террорчылыкка каршы тору буенча вәгазьләр укылды. Имамнар, ислам дине чыганакларына мөрәҗәгать итеп, мәчеткә килүчеләргә экстремизмга чакыручы күренешләрнең ислам диненә бернинди дә катнашы юклыгын аңлаттылар. Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин “Нур-Ихлас” мәчетендә вәгазь укыды. Үз вәгазендә ул ислам диненең төп нигезләренә каршы килә торган агымнарга һәм ялган кыйммәтләргә, чит җирләрдән үтеп кергән секталарга тукталды. Намаз тәмамланганнан соң мәчеткә килүчеләр террорчылык актларында һәлак булганнарның рухына дога кылды.
Чаллыда террорчылык актларында һәлак булганнарның рухына дога кылынды
08 сентябрь 2017 ел 14:36
Соңгы яңалыклар
Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты Федерация Советы башлыгы Валентина Матвиенконың Рәхмәт хатына лаек булды
14 февраль 2024 ел 09:29
Камил хәзрәт Төркиянең Россиядәге Илчелегенең дин эшләре буенча киңәшчесе Омер Фарук Савуран белән очрашты
13 февраль 2024 ел 15:06
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы



