Бүген Чаллы мәчетләрендә җомга намазында экстремизмга һәм террорчылыкка каршы тору буенча вәгазьләр укылды. Имамнар, ислам дине чыганакларына мөрәҗәгать итеп, мәчеткә килүчеләргә экстремизмга чакыручы күренешләрнең ислам диненә бернинди дә катнашы юклыгын аңлаттылар. Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин “Нур-Ихлас” мәчетендә вәгазь укыды. Үз вәгазендә ул ислам диненең төп нигезләренә каршы килә торган агымнарга һәм ялган кыйммәтләргә, чит җирләрдән үтеп кергән секталарга тукталды. Намаз тәмамланганнан соң мәчеткә килүчеләр террорчылык актларында һәлак булганнарның рухына дога кылды.
Чаллыда террорчылык актларында һәлак булганнарның рухына дога кылынды
08 сентябрь 2017 ел 14:36
Соңгы яңалыклар
Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты рус телендә “Дуа на все случаи жизни” китабын нәшер итте
20 декабрь 2023 ел 09:55
Казанда “Иман” мәдәният-мәгърифәт үзәге еллык эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясаячак
19 декабрь 2023 ел 16:10
Мөфти Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы съездында катнашты
19 декабрь 2023 ел 14:38
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


