Бүген Чаллы мәчетләрендә җомга намазында экстремизмга һәм террорчылыкка каршы тору буенча вәгазьләр укылды. Имамнар, ислам дине чыганакларына мөрәҗәгать итеп, мәчеткә килүчеләргә экстремизмга чакыручы күренешләрнең ислам диненә бернинди дә катнашы юклыгын аңлаттылар. Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин “Нур-Ихлас” мәчетендә вәгазь укыды. Үз вәгазендә ул ислам диненең төп нигезләренә каршы килә торган агымнарга һәм ялган кыйммәтләргә, чит җирләрдән үтеп кергән секталарга тукталды. Намаз тәмамланганнан соң мәчеткә килүчеләр террорчылык актларында һәлак булганнарның рухына дога кылды.
Чаллыда террорчылык актларында һәлак булганнарның рухына дога кылынды
08 сентябрь 2017 ел 14:36
Соңгы яңалыклар
Kazanforum-да “Хәләл” стандарты буенча Комитеты FAMBRAS HALAL белән меморандум имзалады
23 май 2023 ел 13:16
Казанда ике көн Пәйгамбәр ﷺ һәм аның сәхабәләренең чын ядкәрләре күргәзмәсе ачылды
22 май 2023 ел 15:25
Күренекле дин әһелләре, җитәкчеләр һәм халык Изге Болгар җыенын уздырып җибәрде
21 май 2023 ел 16:31
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


