Бүген Чаллы мәчетләрендә җомга намазында экстремизмга һәм террорчылыкка каршы тору буенча вәгазьләр укылды. Имамнар, ислам дине чыганакларына мөрәҗәгать итеп, мәчеткә килүчеләргә экстремизмга чакыручы күренешләрнең ислам диненә бернинди дә катнашы юклыгын аңлаттылар. Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин “Нур-Ихлас” мәчетендә вәгазь укыды. Үз вәгазендә ул ислам диненең төп нигезләренә каршы килә торган агымнарга һәм ялган кыйммәтләргә, чит җирләрдән үтеп кергән секталарга тукталды. Намаз тәмамланганнан соң мәчеткә килүчеләр террорчылык актларында һәлак булганнарның рухына дога кылды.
Чаллыда террорчылык актларында һәлак булганнарның рухына дога кылынды
08 сентябрь 2017 ел 14:36
Соңгы яңалыклар
Татарстан Мөфтие Катарның Халыкара динара диалог үзәгенең 15нче конференциясендә катнаша
07 май 2024 ел 13:27
Изге Болгар җыенына рәхим итегез! Төп чаралар – тәүбә кылу һәм хаҗга 6 юллама уйнату
06 май 2024 ел 15:02
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы



