11 нче сентябрьдә Мәскәүдә “Россия һәм Иран гаилә һәм социомәдәни тормышында хатын-кызларның роле” дип исемләнгән халыкара конференция узды. Конференциядә зур игътибар Россиядә дәүләт гаилә сәясәтенең практик тормышка ашырылуы юлларына, Россия Федерациясендә хатын-кызларның хәлен яхшырту өлкәсендә иҗтимагый оешмаларның роле, Иранда эшләүче хатын-кыз оешмаларының эшчәнлеге һәм аларның эш нәтиҗәләренә бирелде. Утырышлар РФ Иҗтимагый палатасында барды, аны “Святость материнства” Бөтенроссия программасының Попечительләр шурасы рәисе Наталья Якунина алып барды. Икенче утырыш РФ Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Ольга Епифанова җитәкчелегендә Дәүләт Думасында узды. Россиякүләм иҗтимагый оешма рәисе Наилә Җиһаншина Россия мөслимәләренең гаилә һәм социомәдәни өлкәләрдә башкарган роле турында сөйләде.
Мәскәүдә Россия мөслимәләренең гаилә һәм социомәдәни өлкәләрдәге роле турында сөйләделәр
11 сентябрь 2017 ел 17:42
Соңгы яңалыклар
Нәзарәт МХО сугышчыларына тәгәрмәчле мәчеткә акча җыю өчен «Каһарман» акциясен игълан итә
27 гыйнвар 2025 ел 09:10
Рамазан алдыннан Нәзарәткә “Ислам. Беренче адымнар” мәктәбендә укырга 250 гә якын кеше килде
25 гыйнвар 2025 ел 11:45
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы



