Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кешелек үзгәреше өлкәсенә караган йөкләмәләрнең үтәлешен күзәтү буенча ОБСЕ киңәшмәсендә доклад ясады һәм яшьләр арасында экстремизмны кисәтү буенча Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тәҗрибәсе турында сөйләде. Камил хәзрәт Сәмигуллин “Түземлек һәм дискриминация булмау” утырышында чыгыш ясап, экстремизмның барлык күренешләрен кисәтү Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең игътибар үзәгендә торуы турында әйтте. Әлеге юнәлештә эш ведомствоара хезмәттәшлеккә һәм башка дини институт вәкилләре белән партнерлык мөнәсәбәтләренә корылган күп яклы характерга ия.
Камил хәзрәт сөйләп узганча, бүгенге көндә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте экстремизм проблемаларына кагылышлы 7 интернет-проект булдырган һәм алар актив эш алып баралар. Әлеге проектларга «Islam-Today» федераль порталы, “Азан” интернет-радиосы, социаль челтәрләрдә татар һәм рус телләрендә битләр (ярты миллион кеше карап бара), дини экстремизмга кагылышлы сорауларны үз эченә ала торган “Ислам террорга каршы” сайты керә. “Даруль-кутуб” электрон китапханәсе – дин галимнәренең берничә йөз хезмәтләрен алып укыр өчен интернет-мәйданчык. Ә “Хозур” нәшрият йортының онлайн-кибетендә һәрбер кеше Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмалар шурасы тарафыннан рөхсәт ителгән китапларны сатып ала. Моннан тыш, Россиядә беренче "Хузур ТВ" мөселман интернет-телевидениесе ачылырга тора.
Мөфти сүзләренчә, әлеге интернет-мәйданчыкның төп аудиториясе булып ислам динен тотучы яки дини уку йортларында укучы 18-24 яшьлек егетләр-кызлар тора. “Шулай итеп, без законсыз экстремистик оешмаларны гаять кызыксындырган аудиториягә 100% максат туры килү турында әйтә алабыз”, – дип билгеләп узды мөфти.
Экстремизмга каршы тору буенча Камил хәзрәт шулай ук яшьләр белән даими очрашулар узуны китерде: “Ел саен уза торган республикакүләм “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында Татарстанда һәр җирдә семинарлар, “түгәрәк өстәлләр”, дискуссион клублар, шулай ук мәдрәсәдә махсус дәресләр уза. Мөхтәсибәтләр урыннарда әлеге чараларны оештыруда бик актив катнашалар”.
Исегезгә төшерәбез, шушы көннәрдә Варшавада кеше хокуклары белән бәйле гомум сораулар карала торган ОБСЕ утырышы уза, ул Европада иң зур региональ конференцияләрдән санала. Һәр ел саен киңәшмәдә меңнән артык катнашучы илләрнең вәкилләре, партнёрлар, ОБСЕның башкарма структуралары, шулай ук халыкара оешмалар һәм гражданнар структурасы вәкилләре чыгыш ясый. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин халыкара оешмалар, шул исәптән ОБСЕ тарафыннан уза торган чараларда актив катнаша. Мөфти Варшавада булганда төрле илләрнең дини һәм иҗтимагый оешма вәкилләре, шул исәптән Польшадагы Россия илчесе белән очрашулар уздырачак, шулай ук Польша татарлары мәчетендә булырга ниятли.









