Чаллының “Нур-Ихлас” мәчетендә өйлә намазыннан соң агач утырту өмәсе үтте. Ул башланганчы имам-хатыйб Әлфәс хәзрәт Гайфуллин намазда катнашучыларга агач утыртуның савабы турында кыскача гына вәгазь сөйләде һәм һәр мәчет картына истәлек өчен бер чыршы агачы утыртырга тәкъдим итте. Һәр аксакал аны үзе исән вакытта тәрбияләп үстерергә тиеш булды. Бабайлар бу тәкъдимне хуплап каршы алдылар. Шуннан соң кулларына көрәк һәм үсентеләр алып агач утырту эшенә керештеләр. Тиз арада мәчет коймасы буенда яшь үсентеләр пәйда булды. “Нур-Ихлас” мәчете территориясе зур һәм шуңа күрә биредә агач утырту эшләре дәвам итәчәк. Һәр агачка аны утыртучының исеме язылган билге куела.
Чаллы аксакаллары агач утырта
27 сентябрь 2017 ел 15:53
Соңгы яңалыклар
Түбән Кама мөхтәсибәте мөселман командалары арасында республикакүләм хоккей турниры үткәрде
06 май 2024 ел 11:23
Казанда Бөек Ватан сугышы ветераннарының сугыштан соңгы елларда Россиядә ислам дине яңарышына керткән өлеше турында фикер алышачаклар
03 май 2024 ел 15:24
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


