Болгар ислам академиясендә мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәренең V Халыкара форумы кысаларында Татарстан мәдрәсәләре хакында белешмәлек әсбап тәкъдим ителде.
Әлеге китапка мәгълүматлар Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге тарафыннан бер ел дәвамында җыелып, басмага әзерләнгән.
Татарстан мәдрәсәләре һәм аларда белем бирүче мөгаллимнәр, хезмәткәрләр турындагы белешмәлеккә кереш сүзне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин язган. "Һәр уку йортында да абруйлы, акыллы, дини һәм шул ук вакытта дөньяви белемгә ия булган остазлар белем бирәләр", - дигән сүзләр белән башлана китап.
Белешмәлеккә республикабызның тугыз мәдрәсәсендә эшләүче мөгаллимнәрнең тормыш юлы һәм фәнни эшчәнлеге хакында мәгълүмат тупланган.