"Интертат.ру" электрон газетасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның "Җомга – атнаның иң изге көне" дигән чираттагы материалы дөнья күрде. Әлеге язмада мөфти хәзрәтләре ни өчен җомганың исламда изге көн дип саналуын һәм аны үткәрү тәртибен аңлатып китә. "Мөселман кешесе һичьюгы атнага бер тапкыр булса да мәчеткә барырга, җомга намазы укырга, хөтбә тыңларга тиеш дип санала. Бер сәбәпсез җомга гыйбадәтен калдыру – зур гөнаһ. Күмәкләп укыла торган җомга намазы мөселманнарны берләштерә һәм якынайта. Ул намаз укучы һәр кешегә үзен бердәм һәм көчле өммәтнең бер өлеше дип хис итәргә мөмкинлек бирә", - дип яза Камил хәзрәт.
"Җомга – атнаның изге көне"
28 сентябрь 2017 ел 17:19
Соңгы яңалыклар
Мөфти: “Владимир өлкәсе Мәгариф министрлыгының мәктәпләрдә яулыкны тыю турындагы боерыгы РФ Конституциясенә каршы килә”
28 октябрь 2024 ел 14:12
Ак Барс Банкы хәләл иминиятләштерү буенча махсус сораштыруда катнашырга чакыра
28 октябрь 2024 ел 13:43
Казанда мәдрәсә шәкертләре арасында V Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак
28 октябрь 2024 ел 11:57
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы

