Бүген Чистайның мөселман яшьләре берлеге активистлары Татар Ялтаны авылында урнашкан мәктәп-интернатта булды. Хәзер биредә 72 физик мөмкинлеге чикле сабый яши һәм белем ала. Мөселман яшьләре балаларга кызыклы программа тәкъдим иткән. Аерым алганда, балалар хна белән рәсемнәр, төрле кул эшләнмәләре ясарга өйрәнде, аквагрим белән танышты. Студентлар уен формасында робототехника турында аңлатты. Бүләк итеп мөхтәсибәт исеменнән интернатка яңа телевизор һәм баллы бүләкләр бирелде.
Чистай мөселманнары балалар интернатында булды
28 сентябрь 2017 ел 14:00
Соңгы яңалыклар
Рамазан ае алдыннан Казанда, Теләче, Мөслим һәм Әлмәт мөхтәсибәтләрендә – намаз укырга өйрәнү дәресләре
28 гыйнвар 2024 ел 18:58
Массакүләм мәгълүмат чараларын “Нурлы Рамазан” бәйгесен оештыру һәм үткәрү буенча матбугат очрашуына чакырабыз
26 гыйнвар 2024 ел 09:31
Нәзарәттә бүгенге яшьләрнең мәгълүмати һәм рухи иминлеге мәсьәләләре буенча семинар узды
25 гыйнвар 2024 ел 16:03
Лениногорск мөхтәсибәте Татарстан мөселманнары арасында чаңгы ярышы оештыра
25 гыйнвар 2024 ел 09:16
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы





