Бүген Чистайның мөселман яшьләре берлеге активистлары Татар Ялтаны авылында урнашкан мәктәп-интернатта булды. Хәзер биредә 72 физик мөмкинлеге чикле сабый яши һәм белем ала. Мөселман яшьләре балаларга кызыклы программа тәкъдим иткән. Аерым алганда, балалар хна белән рәсемнәр, төрле кул эшләнмәләре ясарга өйрәнде, аквагрим белән танышты. Студентлар уен формасында робототехника турында аңлатты. Бүләк итеп мөхтәсибәт исеменнән интернатка яңа телевизор һәм баллы бүләкләр бирелде.
Чистай мөселманнары балалар интернатында булды
28 сентябрь 2017 ел 14:00
Соңгы яңалыклар
Татарстан мөфтие Каһирәдә “Фәтвалар һәм өченче меңьеллыкның көн таләпләре” Халыкара конференциясендә катнаша
18 октябрь 2023 ел 17:49
Татарстан мәчетләрендә Фәләстыйн мөселманнары өчен җәмәгать белән дога кылдылар
18 октябрь 2023 ел 14:38
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы







