Бүген Чистайның мөселман яшьләре берлеге активистлары Татар Ялтаны авылында урнашкан мәктәп-интернатта булды. Хәзер биредә 72 физик мөмкинлеге чикле сабый яши һәм белем ала. Мөселман яшьләре балаларга кызыклы программа тәкъдим иткән. Аерым алганда, балалар хна белән рәсемнәр, төрле кул эшләнмәләре ясарга өйрәнде, аквагрим белән танышты. Студентлар уен формасында робототехника турында аңлатты. Бүләк итеп мөхтәсибәт исеменнән интернатка яңа телевизор һәм баллы бүләкләр бирелде.
Чистай мөселманнары балалар интернатында булды
28 сентябрь 2017 ел 14:00

Соңгы яңалыклар

Мөфти «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме җитәкчелегенең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы дәүләтләре илчеләре белән очрашуында катнашты
21 апрель 2025 ел 18:05

Мөфти җитәкчелегендәге Диния нәзарәте делегациясе Луганскида «Гасырлар аша батырлык: Ватанны саклаучылар истәлегенә» конференциясендә катнашты
21 апрель 2025 ел 11:07

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә Тукай шигырьләрен яттан сөйләү бәйгесе узды
18 апрель 2025 ел 13:55
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы