Бүген Чистайның мөселман яшьләре берлеге активистлары Татар Ялтаны авылында урнашкан мәктәп-интернатта булды. Хәзер биредә 72 физик мөмкинлеге чикле сабый яши һәм белем ала. Мөселман яшьләре балаларга кызыклы программа тәкъдим иткән. Аерым алганда, балалар хна белән рәсемнәр, төрле кул эшләнмәләре ясарга өйрәнде, аквагрим белән танышты. Студентлар уен формасында робототехника турында аңлатты. Бүләк итеп мөхтәсибәт исеменнән интернатка яңа телевизор һәм баллы бүләкләр бирелде.
Чистай мөселманнары балалар интернатында булды
28 сентябрь 2017 ел 14:00

Соңгы яңалыклар

Нәзарәтнең онлайн-мәдрәсәсендә бөтен дөнья буенча 137 000 гә якын кеше белем алды
23 гыйнвар 2025 ел 10:00

2024нче елда Darul-Kutub.com онлайн-китапханәсе фонды “яңа” 230 борынгы китапка баеды
22 гыйнвар 2025 ел 12:26
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы