Бүген Галиев мәчетендә оештырылган ачык лекцияләр кысаларында мәчетнең имамы Тимергали хәзрәт Юлдашев Аллаһ Тәгаләне истә тоту, зикер әйтү хакында лекция укыячак. Тимергали хәзрәт "зикер" сүзенең аңлатмасын китереп, аның ислам динендә тоткан урынын, әһәмиятен аңлатачак. Монардан тыш, дин әһеле бу мәсьәләгә кагылышлы аңлатмаларны Коръәннән һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) сөннәтеннән, хәдисләреннән китерәчәк. Тыңлаучылар зикер әйтү тәртибе белән дә танышачак.
Галиев мәчетендә зикер турында сөйләячәкләр
03 октябрь 2017 ел 14:21

Соңгы яңалыклар

Рамазан-шәриф аенда “Ислам. Беренче адымнар” мәктәбендә 200 дән артык кеше намазга басты
15 март 2025 ел 18:04

13нче Республикакүләм ифтарда “Рубин” җанатар картасын рәсмиләштерергә мөмкин булачак
14 март 2025 ел 13:03
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы