Россия мөселманнарының төп дини басмасы – “Шура” альманахының 18 нче саны дөнья күрде. Әлеге журналның яңа санында кешелек, Аллаһының могҗизалары, Гайсә галәйһиссәлам, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булу һәм башка темалар турында үрнәк вәгазьләр тәкъдим ителгән. Аерым игътибар мөһим датага – Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне – Мәүлид ән-Нәбигә юнәлтелгән. Альманахка шулай ук мөфти Мөхәммәдьяр Солтанның тормышына, шулай ук танылган каллиграф, Буа мәдрәсәсендә укыган Гарифҗан Буавига багышланган мәкаләләр кертелгән. Басмада хәнәфи мәзһәбенә, балаларны тәрбияләү мәсьәләләренә караган һәм Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм сирасы (тормыш юлы, яшәеше) турында мәкаләләр бар. “Шура” альманахы – XX гасыр башында нигез салынган уникаль басма, аны чыгара башлау “Хозур” нәшрияты тарафыннан йөз ел узгач диярлек тормышка ашырылды.
"Шура" альманахының 18 нче саны дөнья күрде
05 октябрь 2017 ел 14:58
Соңгы яңалыклар
Журналистларны 12нче Республикакүләм ифтарны оештыру һәм үткәрү турында матбугат очрашуына чакырабыз
13 март 2024 ел 09:35
“Туган авылым” милли-туристик комплексында быелгы Рамазанның беренче ифтары узды
12 март 2024 ел 09:30
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


