Кичә Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәновның район авыллары буенча эшлекле сәфәрләре башланып китте. Беренчеләрдән булып имам-мөхтәсиб Бигүти авылы мәчетендә булды. Мәхәллә халкы белән очрашуда гошер сәдакасы, кыш айларында уку-укытуны оештыру, мәчетнең эшчәнлегенә бәйле башка мәсьәләләр күтәрелде. Илмир хәзрәт Мөхәррәм аеның фазыйләтләре хакында үтемле вәгазь дә ирештерде. Имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәновның район мәхәлләләренә сәфәрләре апрель аена кадәр дәвам итәчәк һәм күмәк җыелыш белән тәмамланачак.
Буа мөхтәсибе район мәхәлләләре буенча эш сәфәрләре кыла
06 октябрь 2017 ел 08:22
Соңгы яңалыклар
Татарстанда СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына психологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар
24 октябрь 2025 ел 09:40
Мөфти II Бөтенроссия мәгариф симпозиумына чит илләрдән килүчеләр белән очрашты
23 октябрь 2025 ел 16:22
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


