Иртәгә, 27 октябрьдә, Татарстан Республикасының барлык мәчетләрендә дә җомга вәгазьләре туган телне саклауга багышланачак. Вәгазьләр икетеллелекне үстерү һәм халыкта татар телен куллануны популярлаштыру максатыннан укылачак. Минбәрләрдән имамнар туган телне өйрәнү һәм милли кыйммәтләрне саклау әһәмияте турында Ислам күзлегеннән чыгып сөйләячәк. Татарстан Республикасында бүгенге көндә мең ярымнан артык мәчет эшли. Узган атнаны шушы темага җомга вәгазьләре Казанның Галиев һәм “Тынычлык” мәчетләрендә сөйләнде.
Татарстан мәчетләрендә туган телне саклау турында сөйләнәчәк
25 октябрь 2017 ел 15:53
Соңгы яңалыклар
Мөфти РФ прокуратурасы университетының Казан филиалы студентлары һәм төрле төбәк прокурорлары белән очрашты
16 гыйнвар 2025 ел 14:45
2024 елда мөфтият яшьләр өчен 16 проектны тормышка ашырды. Аларга 3200 дән артык кеше җәлеп ителде!
16 гыйнвар 2025 ел 09:17
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


