Иртәгә Чистай мөхтәсибәте башлангычы белән шәһәр мәчетләрендә “Туган тел” дип исемләнгән флешмоб узачак. Татар әдәбиятының классик шагыйре Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен коллектив рәвештә укып, җирле мөселманнар республикабыз мәктәпләрендә татар телен укыту мәсьәләсенә карата үз карашын белдерәчәк. Флешмоб татар телен саклап калу темасына узачак фикер алышудан соң булачак. Исегезгә төшерәбез, иртәгә Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләре татар телен саклау мәсьәләләренә багышланачак. Тел халык мирасының рухи-мәдәни өлеше буларак каралачак.
Чистайда "Туган тел" дип исемләнгән флешмоб узачак
26 октябрь 2017 ел 11:17
Соңгы яңалыклар
Чирмешән район үзәк хастаханәсе Нәзарәткә СВО солдатлары өчен гуманитар йөк тапшырды
31 октябрь 2025 ел 15:45
Татарстан мәчетләрендә барлык теләүчеләр өчен Коръән укырга өйрәнү курслары башлана
31 октябрь 2025 ел 09:50
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


