Иртәгә Чистай мөхтәсибәте башлангычы белән шәһәр мәчетләрендә “Туган тел” дип исемләнгән флешмоб узачак. Татар әдәбиятының классик шагыйре Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен коллектив рәвештә укып, җирле мөселманнар республикабыз мәктәпләрендә татар телен укыту мәсьәләсенә карата үз карашын белдерәчәк. Флешмоб татар телен саклап калу темасына узачак фикер алышудан соң булачак. Исегезгә төшерәбез, иртәгә Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләре татар телен саклау мәсьәләләренә багышланачак. Тел халык мирасының рухи-мәдәни өлеше буларак каралачак.
Чистайда "Туган тел" дип исемләнгән флешмоб узачак
26 октябрь 2017 ел 11:17
Соңгы яңалыклар
Әлмәт мөхтәсибәтендә мөселман яшьләре арасында хоккей буенча Республика турниры узды
17 май 2025 ел 22:55
Мөфти Камил хәзрәт Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге X Укуларда катнашучыларны сәламләде
17 май 2025 ел 18:38
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


